Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинацияләү буенча эшче төркем булдырылганын әйтте
«Сәламәтлек саклау системасының төгәл эше нәтиҗәсендә, бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм», — диде Татарстан Президенты.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинацияләү буенча эшче төркем булдырылганын хәбәр итте.
Ул 18 гыйнварда РФ Президенты Владимир Путинның халыкның массакүләм вакцинациясе турында игълан иткәнен искәртте. «Бу чир таралуга киртә булачак», — диде Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының быелгы коллегия утырышында.
«Беренчел звенога эш йөкләнеше зур булса да, бу юлны узарга, логистика һәм маршрутизацияне төгәл уйларга кирәк. Волонтерларны аңлату һәм оештыру эшләренә җәлеп итү зарур. Кәгазь эше күп. 1,5 млн кешене вакцинацияләү дисәк, бу бурыч җиңел түгел. Бүген 10 мең вакцинацияләнде, алга таба әле күпме көч җәлеп итәргә кирәк…» — диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Президенты вакцина буенча бүген уңай бәяләмәләр генә ишетелүен әйтте. «Иң мөһиме — тәҗрибә бар. Куркырлык бер сәбәп тә юк», — дип тиздән өченче вакцина барлыкка киләчәген әйтте.
«Сәламәтлек саклау системасының төгәл эше нәтиҗәсендә, бу эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул 60 яшьтән олылар, хроник чирләре булганнар һәм риск төркемендәге кешеләргә прививка беренче чиратта ясалырга тиешлеген искәртте.
«Масштаблы төстә оештырып булган бар җирдә вакцинацияләүне эшләргә кирәк. Без бит антитәнчекләр күпмегә җитүен белмибез. Кемдер „бездә бар“ дисә дә, алар җитмәскә мөмкин. Вакцина бар, оешкан төстә эшләргә кирәк. Техник эше дә күп. Теләсә нинди волонтерны куярга ярамый монда, бу эшне эшли алырдай кешеләр кирәк», — дип белдерде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз