news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында сиксәннән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан

Вакцинацияләүнең икенче фазасын 13 кеше үткән.

(Кукмара, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында сиксәннән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан, шуларның 13е вакцинацияләүнең икенче фазасын узган.

Бүгенге көндә Кукмара районында яшәүче 83 кеше Covid-19 каршы «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы ясаткан, шуларның 13е икенче тапкыр вакцинацияләү узган. Бу турыда Кукмара районы үзәк хастаханәсенә сылтама белән район басмасы хәбрә итә.

Районга яңа коронавирус инфекциясеннән 140 комплект «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы кайтты. Бер вакцина 5 кешегә исәпләнгән. Вакциянацияләү 21 көн ара белән ике этапта уза.

Вакцинация Кукмара үзәк дәваханәсенең икенче катында урнашкан 223нче номерлы кабинетта, гражданнарның үз теләге белән үткәрелә.

Коронавируска каршы иммунизация узарга теләүчеләрнең алдан язылу участок принцибы буенча башкарыла, ягъни барлык теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок хастаханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә алалар.

Шулай ук Татарстан Дәүләт хезмәтләр порталы аша, регистратурага (884364) 2-74-20 телефоны буенча шалтыратып та язылырга мөмкин, анда пациентны табиб-эпидемиолог Илназ Фәйзуллин белән тоташтырачаклар. Шулай ук аңа 89083414798 кесә телефоны буенча язылырга мөмкин. Эпидемиология табибы 211 кабинетта утыра.Моннан тыш, икенче катта урнашкан 223нче номерлы өлкәннәр өчен прививка кабинетында да язылырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100