news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Республика халкының яртысыннан артыгында антитәнчекләр бар

Республикада «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк, дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: Республика халкының яртысыннан артыгында антитәнчекләр бар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк, әлеге препаратның берничә мең дозасы республикага кайтартылган инде. Шуның белән бергә, республика халкының яртысыннан артыгында инде антитәнчекләр бар, аларга прививка ясарга ярамый. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар катнашындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, республикага коронавируска каршы вакцинаның ике төре кайтартылган, илдә прививканың өченче төрен булдыру юнәлешендә актив эш бара.

«Бездә „Вектор“ вакциналары бетте, алар барлыгы 500 данә иде, ә „Спутник V“ вакцинасы бар, без аны 3 мең доза алдык — вакцинацияне дәвам итәчәкбез. Республика халкының 50 проценттан артыгында антитәнчекләр бар инде, аларга прививка ясарга ярамый», — дип искәртте Миңнеханов.

«Татар-информ» агентлыгы республикада массакүләм вакцинациянең беренче дулкыны халыкның инфекция йоктыру куркынычы зур булган төркемнәренә (табиблар, социаль хезмәткәрләр һ.б.) кагылачагы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100