Вирусолог: Россиядә коронавирус белән авыручылар санының иң югары ноктасы узылды инде

Илдә Covid-19 белән авыручыларның чираттагы дулкыны кими бара, ләкин ул соңгысы булмаячак.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның чираттагы дулкыны кими бара, ләкин ул соңгысы булмаячак. Бу хакта Федераль фундаменталь һәм трансляция медицинасы үзәгенең аеруча куркыныч инфекцияләрр лабораториясе җитәкчесе, вирусология профессоры Александр Чепурнов белдерде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

«Дулкын тәмамланыр дигән өмет барлыкка килде инде. Авырулар санының берничә көн кимүе < ... > хәлне аңлау өчен аз иде, әмма хәзер инде төгәл. Минем уйлавымча, авыруларның иң күп чагын без уздык. Хәзер кимү көтелә. Узган ел декабрь ахырында кимү ягына үзгәреш булды, быел иртәрәк килеп чыкты», — дип искәртте белгеч.

Шул ук вакытта вирусолог россиялеләрне йомшармаска чакырды. Авыруларның бер дулкынының кимүе киләсе елга әзерләнергә вакыт дигәнне аңлата, дип искәртте ул. «Иң мөһиме - вакцинация. < ... > Әйе, вакцина алганнар да авырырга мөмкин, тик алар авыруны җиңелрәк кичерә, ә аннары аларда өстәмә иммунитет барлыкка килә».

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиядә бер ай эчендә яңа коронавирус белән зарарлану очрагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 34 меңнән ким теркәлүен хәбәр иткән иде.

Шул ук вакытта илдә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин Covid-19 йогышыннан вакцина алырга чакырды. Ул үзе «Спутник Лайт» препараты белән ревакцинация узган.