news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 252 кеше коронавирус йоктырган

Республикада Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле 36,5 мең кеше авырган, 30,1 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 251 кеше, савыккан.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 252 кеше коронавирус белән авырган. Аларның дүртесе инфекцияне республикадан читтә эләктергән, калган очракларда чир элемтә юлы белән йоккан.

«65 кеше хастаханәгә салынган, 187 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда 103 кеше чирләгән. Шул ук вакытта Яшел Үзән районында 45 зарарлану очрагы ачыкланган. Антирейтингның өченче баскычында Чаллы тора, биредә 16 очрак теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле 36,5 мең кеше авырган, 30,1 мең кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 251 кеше, терелгән.

Вакцинацияне 1,9 млн татарстанлы узды, шулардан 1,4 млн кеше вакцинаның ике дозасын да алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100