Кытайда ковид аркасында Россия чигендәге шәһәрдә җәмәгать транспортын туктатканнар

Россиянең Байкал арты крае чигендә урнашкан Маньчжоули шәһәрендә коронавирус инфекциясе йоктыруның ике очрагы теркәлгән.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Кытайда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе аркасында Россия чигендә урнашкан шәһәрдә җәмәгать транспортын туктатканнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Эпидемиологик вазгыять Россиянең Байкал арты крае чигендә урнашкан Маньчжоули шәһәрендә (Эчке Монголия автономияле районы, Төньяк Кытай) начарланган. Анда коронавирус инфекциясе йоктыруның ике очрагы ачыкланган.

«24 ноябрьдән шәһәр җәмәгать транспортының барлык маршрутлары да үз эшен вакытлыча туктата. Җәмәгать транспортының яңадан эшли башлау вакыты өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк», - дип белдерделәр җирле хакимияттә.

Шәһәрдә җыелышлар һәм массакүләм чаралар үткәрү тыелган, пассажир поездлары вакытлыча йөрми. Күңел ачу биналары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары ябылган. Шәһәрдә яшәүчеләр (172 меңгә якын кеше) арасында тест үткәрүгә әзерлек турында игълан ителгән.