news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлектә Сovid-очраклары арту буенча чираттагы антирекорд куелды

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 95 кеше ковид йоктырган.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 155 яңа очрагы теркәлгән. Җиде кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«45 кеше хастаханәгә салынган, 110 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 95 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус йоктыруның 26 очрагы, ә Яшел Үзәндә биш очрагы ачыкланган. Ә Әлмәт һәм Лениногорск районнарында дүртәр, Зәйдә өч, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Алабуга, Түбән Камада икешәр шундый очрак теркәлгән. Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Питрәч, Чистай районнарында берәр кешенең коронавирус йоктыруы билгеле булды.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 29 500 тапкыр куелган. Татарстанда 24 600 кеше (узган тәүлектә — 48 кеше) коронавирустан терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100