news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авыручылар санын киметү шартлары билгеле булды

Авыручылар арту сәбәпле, Президент указы белән илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган яллар кертелде.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәге башлыгы Андрей Исаев ноябрь уртасына кадәр коронавирус белән авыручылар артуы дәвам итәчәк һәм саннар югары булачагын әйтте.

Белгеч аңлатканча, «дулкын» гадәттә 4-8 атна дәвам итә. Ноябрь уртасында авыручылар арту тукталачак, шул ук вакытта күрсәткечләр югары булачак, дип фаразлый Исаев. Алар декабрь башында төшә башлаячак, ә вазгыять кабул ителә торган чаралардан тора. Юу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Эш көне булмаган ялларны медицина күзлегеннән шактый нәтиҗәле чара, дип саный Исаев. «Шулай ук һава шартлары һәм битлек режимын саклау дисциплинасы йогынты ясый», — диде эксперт ТАСС белән әңгәмәдә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә коронавирусның 8,2 миллионнан артык очрагы теркәлгән. Авыручылар арту сәбәпле, президент указы белән илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган яллар кертелде. Төбәкләр, үз вазгыятьләреннән чыгып, бу чорны озайтырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100