news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер тәүлектә Россиядә 35 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган

Бигрәк тә АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә вазгыять катлаулы. Бу исемлектә Россия бишенче урында тора.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирусның 35 меңнән артык очрагы ачыкланган.

«85 төбәктә яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 660 очрагын ачыклаганнар», дип хәбәр итә РИА Новости коронавируска каршы оператив штабка сылтама белән.

Кичә пандемия башланганнан алып антирекорд куелды, 37,1 меңнән артык кешенең ковид йоктыруы ачыкланды. Алтынчы көн рәттән Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр меңнән арткан.

Бөтенроссия сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда чир йоктыручылар 250 миллионга җитеп килә, ә 5 миллионга якын кеше ковид корбаны булган. Бигрәк тә АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә вазгыять катлаулы. Бу исемлектә Россия бишенче урында тора.

Коронавирустан вакцинация иң ышанычлы саклану чарасы булып тора. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, прививка кадатучылар арасында Covid-19 инфекциясенең катлаулы төре белән авыручылар 0,03 проценттан да кимрәк, стационарларда ятучыларның күбесе вакцинация ясатмаучылар.

Искәртик, эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр эш көне булмаган өстәмә яллар дип игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100