news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда җәмәгать туклануы урыннарының эш вакытын чикләделәр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә «Югары әзерлек» режимын кертү турындагы указга чираттагы тапкыр үзгәрешләр кертте.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә «Югары әзерлек» режимын кертү турындагы указга чираттагы тапкыр үзгәрешләр кертте. Бу юлы яңалыклар ресторан, бар, кафе һәм фуд-корт хуҗаларына һәм килүчеләргә кагыла. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.

Төбәк җитәкчесе имзалаган документта җәмәгать туклануы биналарда эшне 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чикләү турында әйтелә. Юл буйларында хезмәт күрсәтү объектлары гына искәрмә булып тора, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100