news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемиянең «катлаулы айлары» турында кисәтә

Кайбер илләр коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча куркыныч траекториядә тора, дип саный белгеч.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус таралу сәбәпле, киләсе берничә айда вазгыять катлаулы булачак. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адан Гебрейесуска сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Без Covid-19 авыруы пандемиясе буенча, бигрәк тә Төньяк ярымшарда, кискен хәлдә торабыз», — ди ул.

Аның фикеренчә, кайбер илләр коронавирус инфекциясе белән авыручылар буенча куркыныч траекториядә тора. Шуңа бәйле рәвештә, ул дәүләт башлыкларын үлем-китем санын, шулай ук сәламәтлек саклау системасының коллапсын булдырмас өчен чаралар күрергә чакырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100