Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында яшәүчеләр актив рәвештә грипптан прививка ясата
Базарлы Матак Үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, халык үз сәламәтлегенә җаваплы карый, грипптан бик теләп прививка ясаталар.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Әлки районы халкы актив рәвештә гриппка каршы прививка ясата. Районга 3,5 мең данә вакцина кайтарылган. 1 мең балага һәм 2,5 мең өлкән кешегә прививка ясаганнар. Бу хакта «Алькеевские вести» газетасы яза.
Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина әйтүенчә, халык үз сәламәтлегенә җаваплы карый, грипптан бик теләп прививка ясата.
Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләре яңа партия килүен көтә. Грипптан прививка ясатырга теләүчеләрнең барысына да районның медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививканы бушлай ясыйлар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, вакцина халыкның 80-90 процентын авырудан саклый, үлүчеләр санын 41 процентка киметә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз