news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 56 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган

763 900 кеше вакцинация үткән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кешене республикадан читтә, 52 кеше элемтә юлы белән йоктырган.

«19 кеше хастаханәдә, 37 кеше өйдә дәвалана», —дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

29 очрак Казанда ачыкланган, Чаллыда — 10, Тукай, Түбән Кама районнарында — дүртәр кеше авыру йоктырган. Шулай ук Актаныш, Әлмәт, Мөслим районнарында — икешәр, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия дәвамында Татарстанда 23 572 кешедә инфекция табылган. 20 997 кеше терелгән, 59 кеше соңгы тәүлектә терелгән.

Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинацияне 763 900 кеше узган, 539 313 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100