news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада дүртенче флюорография кабинетын августта ачарга планлаштыралар

Район хастаханәсендә заманча җиһазлар урнаштыралар.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама хастаханәсендә Татарстан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында яңа флюорограф урнаштырдылар.

Заманча диагностик аппарат инде озак еллар хезмәт иткән искесенә менә дигән алмаш булды. Флюорографны Менделеев урамы, 46нчы йорт адресы буенча урнашкан 1нче номерлы хастаханәдә урнаштырдылар. Монтаж эшләре төгәлләнгән инде. Хәзер барлык кирәкле техник һәм санитар-эпидемиологик документларны рәсмиләштерү эшләре алып барыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тиздән аппарат тулысынча файдалануга тапшырылачак һәм пациентлар тикшерү уза алачак. Бүгенге көндә Түбән Кама районы күппрофильле хастаханәләрендә өч флюорография кабинеты эшли. Дүртенчесен агымдагы елның августында ачу планлаштырыла.

Шулай ук якын арада Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсенә яңа маммография аппараты кайтачак. Аның ачылуы турында белгечләр өстәмә хәбәр итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100