news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирусның авыр формада узуының яңа сәбәбен ачыклаган

АКШ галимнәре фикеренчә, йоткылык өстеннән алынган анализ нәтиҗәлерәк.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). АКШ галимнәре коронавирусның ни дәрәҗәдә авыр узуын фаразларга мөмкинлек бирә торган яңа ысулны ачыклаган. Ул йоткылык өстеннән алынган анализдан күренә. «РИА Новости» агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшеренү нәтиҗәләре Cell журналында басылып чыккан.

Бостон балалар хастаханәсе хезмәткәрләре, Массачусетс технологик институты һәм Миссисипи университетының медицина үзәге белгечләре белән бергә коронавируслы 35 пациенттан борыныннан алынган мазокны өйрәнгән. Галимнәр фикеренчә, йоткылык өстеннән алынган анализны тикшерү, канны тикшерүгә караганда нәтиҗәлерәк.

Эш авторлары SARS-CoV-2 инфекциясе булганда борын һәм тамактагы эпителиаль күзәнәкләрнең җитди үзгәрешләр кичерүен ачыклаган. Мәсәлән, коронавирус инфекциясен җиңел һәм уртача кичергән пациентларның бу күзәнәкләрендә вируска каршы реакция өчен җавап бирүче геннар активлаша.

Чирне авыр кичергән кешеләрдә, киресенчә, вируска каршы реакция югала. Аларның мазокларында ялкынсыну процессын көчәйтә торган макрофаглар һәм башка иммун күзәнәкләрнең артуы ачыкланган.

Галимнәр сүзләренчә, иммун системасының активлыгын җайга салырга ярдәм итүче интерферонга начар реакция булган кешеләр коронавирусны һәм башка инфекцияләрне авыррак кичерә

Хәзер галимнәр мондый реакциянең сәбәбен ачыкларга, аны борынга сиптерә торган спрей хисабына көчәйтергә мөмкинме икәнлеген аңларга телиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100