news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөекбританиядә Covid-19 инфекциясенең яңа штаммы табылган

16 кеше инфекциянең яңа төрен йоктырган.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Британиядә яшәүче берничә кешедә коронавирус инфекциясенең яңа штаммы табылган. Ул B.1.621 дип аталган.

Хәзерге вакытта вирусның үз-үзен тотышына мутациянең йогынтысын билгеләү өчен тикшеренү эшләре алып барыла. Бу хакта Бөекбритания медицина хезмәткәрләре агентлыгына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

«Бүгенге көндә илдә B.1.621 мутациясен йоктыруның 16 очрагы билгеле. Аларның күбесе чит илгә чыгу белән бәйле», — ди табиблар.

Әлегә штаммның кулланыла торган вакциналарга ничек тәэсир итәчәге билгеле түгел, аны тикшерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100