news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 августтан Краснодар крае курортларына прививка ясатмаган кешеләрне кертмиләр

Моннан тыш, крайда кайбер гражданнар өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелә.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Краснодар краенда 1 июльдән кунакханәләргә һәм пансионатларга урнашкан туристлардан мәҗбүри рәвештә коронавируска ПЦР-тестлар яки вакцинация турында белешмә таләп итә башлаячаклар.

1 августтан Кубань курортлары прививка ясатмаган россиялеләр өчен ябык булачак. Бу хакта үзенең Telegram-каналында край губернаторы Вениамин Кондратьев сөйләде.

«Хәзер крайда Covid-19 авырулары санының артуын күрәбез, госпитализацияләнүчеләр арта. Безнең бурыч — кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм төбәк икътисадын саклап калу», — диде ул.

Моннан тыш, крайда кайбер категория гражданнар өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелә. Губернатор сүзләренә караганда, аңаурындагы хастаханәләрнең баш табиблары шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.

Кондратьев беренче чиратта коронавирустан прививкалар турыдан-туры кешеләр белән эшләүчеләргә ясалачагын әйтте.

Элегрәк «Татар-информ» Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң, илнең кайбер төбәкләрендә хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, җәмәгать транспорты һәм башка тармак хезмәткәрләренә мәҗбүри вакцинация ясый башлауларын хәбәр иткән иде. РФ Президенты Владимир Путин күп тапкырлар россиялеләрне коронавирустан прививка ясатырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100