Татарстанда соңгы тәүлектә 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20,2 меңнән артык очрагы теркәлгән.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.  

«18 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 11, Чаллыда — сигез, Минзәлә һәм Тукай районнарында — өчәр, Бөгелмә районында — ике, Баулы, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 20,2 меңнән артык очрагы теркәлгән, 17,4 меңгә якын кеше (шуларның 67се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 225,9 мең кеше (шуларның 5,1 меңе — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 132,4 меңгә якын кеше икенче дозаны да алган.