news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 11 кеше коронавирустан дәваланып терелде

Республикада коронавирус инфекциясе белән барлыгы 51 кеше авырган.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Соңгы мәгълүматлар буенча, тагын 11 кеше Covid-19 дан дәваланып терелгән. Бу турыда коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Казанда ун кеше, Әлмәттә бер пациент дәваланган. Әлеге вакытка кадәр республикада барлыгы 51 кеше хастаханәдән дәваланып чыккан.

Соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 14 яңа очрагы расланды. Ун авыру хастаханәгә озатканнар, дүрт кеше өйләрендә дәвалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100