Коронавирус пандемиясе вакытында кешеләрнең үз-үзен тотышында төп хаталарны әйттеләр

Галимнәр фикеренчә, кешеләрнең күпчелеге үз игътибарын COVID-19га юнәлтеп, йокыга, физик күнегүләр яки аралашуга игътибар бирми.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Принстон университеты галимнәре коронавирус пандемиясе белән көрәшне кыенлаштырудагы үз-үзеңне тотуның төп хаталарын атады. Тикшеренү нәтиҗәләре EurekAlert сайтында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә..

Тикшеренү авторлары фикеренчә, кешеләрнең күпчелеге үз игътибарын COVID-19га юнәлтеп, йокыга, физик күнегүләр яки кешеләр белән аралашуга игътибар бирми.

Пандемия чорында үз-үзеңне изоляцияләү психиканың хроник авырулары кискенләшүенә китерергә мөмкин, дип кисәтә галимнәр. Шуңа бәйле рәвештә, алар өйдә сәламәт мохитне сакларга һәм барлыкка килгән борчылуларга игътибар бирергә киңәш итә.

Тагын бер хата - коронавирус инфекциясе белән авыручылар турында статистик мәгълүматларны дөрес кабул итмәү. Авыру кимү яки арту турындагы кайбер хәбәрләр төрле тәэсир тудырырга мөмкин.

Коронавирус белән көрәшне социаль нормалар авырлаштыра. Шулай итеп, кайбер милләтләрдә әңгәмәдәшенә еш кына кагылу, аны кочаклау һәм үбешү кабул ителгән. Тикшеренү авторлары фикеренчә, бу проблеманы социаль дистанциянең мөһимлеге турында искәртүче лозунглар һәм сурәтләр хәл итә ала. Бу мәгълүматны, шулай ук, табиблар да таратырга тиеш, чөнки алар пациентларга үрнәк булып тора.