COVID-19 пандемиясе тәмамлану вакытын фаразладылар

Галим билгеләп үткәнчә, хайваннар организмында йөртелә торган башка ике коронавирус инфекциясе – SARS һәм MERS пандемиясе беренче очракларын теркәгәннән соң 6-7 айдан тәмамланган.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәгенең арбовируслар бүлеге җитәкчесе Александр Бутенко Россиядә яңа типтагы коронавирус пандемиясе тәмамлану вакытын фаразлады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Галим билгеләп үткәнчә, хайваннар организмында йөртелә торган башка ике коронавирус инфекциясе – SARS һәм MERS пандемиясе беренче очракларын теркәгәннән соң 6-7 айдан тәмамланган.

«Мондый хәл COVID-19 пандемиясе белән булыр дип фаразларга була. Хәер, бу вирус авыру кешеләрдән сәламәт кешеләргә күчүнең шактый зур потенциалына ия», — дип белдерде Бутенко «Московский комсомолец» сайты оештырган конференция вакытында.

Белгеч пандемиянең коронавирустан вакцина эшләүгә кадәр тәмамланачагы ихтималын искәртте. Андый очрак шул ук SARS һәм MERS вируслары килеп чыкканда булган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта COVID-19 пандемиясе кабынуын игълан итте. Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда 2,47 миллионнан артык зарарлану очрагы теркәлгән, 169 меңнән артык кеше үлгән.