Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 107гә җиткән
Республикада Covid-19 инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирустан вафат булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды», – диделәр министрлыкта.
1957 елда туган ир-атны хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән салганнар. Аның сәламәтлек торышына хроник авыруларның кискенләшүе йогынты ясаган.
1967 елда туган ир-ат та коронавируска шикләнелеп хастаханәгә китерелә. Аны дәвалау сулыш алу җитешсезлеге аркасында кыенлашкан.
Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, диделәр ведомствода.
Татарстанда 23 октябрьгә Covid-19 коронавирусы аркасында 107 үлем очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз