Татарстан хастаханәләрендә кислород белән тәэмин итүдә өзлеклелекләр теркәлмәгән

Кислород запасы белән тәэмин итә торган хезмәт республикада тәүлек буе эшли.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан хастаханәләрендә авыруларны кислород белән тәэмин итүдә өзлеклелек юк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Республикада медицина учреждениеләрен кислород запасы белән тәэмин итә торган хезмәт тәүлек буе эшли.

«Әгәр кайдадыр кислород бетәргә мөмкин икәнлеген күрәбез икән, бер шалтырату белән махсус хезмәт килә һәм кирәкле күләмдә кислород тутырып китә», — дип аңлатты ул.