news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 йоктырдым дип шикләнгән очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин мөмкин кадәр тизрәк дәвалана башларга тәкдим итте.

Covid-19 йоктырдым дип шикләнгән очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк
Владимир Васильев

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин Covid-19 йоктыруда шикләнгән кешеләргә киңәшләр бирде. Бу турыда ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Беренчел челтәргә — участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кеше хәлсезлек тоя, сызланырга мөмкин, ютәл, томау барлыкка килә, ис һәм тәм тоймый башлый. Авыру үзен төрлечә сиздерергә мөмкин. Кайбер кешедә авыру тәм һәм ис тоймау симптомнары белән башлана, ә башкаларда алар авыру процессында гына күзәтелә. Кеше хәлсезлек тойса, температурасы (гадәттә 37.2-37.3) булса, участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш», — диде Марсель Миңнуллин.

Коронавирус барлыгын тикшерү өчен анализ бирү мәҗбүри, диде Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары. Беренче тәүлектән үк дәвалана башларга кирәк.

Марсель Миңнуллин үзе дә коронавирус белән авыруы хакында сөйләде. Ул пациентларның тернәкләнү процессы барышы турында да аңлатты.

Әңгәмә барышында Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы, пандемия чорында республикада планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итү турында да сөйләштеләр.

Иртәгә, 24 сентябрьдә әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100