news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оперштаб коронавирус арту темплары акрын булган төбәкләрне атады

Бурятиядә бу күрсәткеч 0,15 процентка тигез.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус очраклары артуның иң акрын темпы Бурятиядә күзәтелә.

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, Бурятиядә бу күрсәткеч 0,15 процентка тигез.

«Бер тәүлектә ковид очраклары арту темпы иң акрын булган субъектлар: Бурятия Республикасы — 0,15 процент; Алтай Республикасы, Магадан өлкәсе — 0,17 процент; Карачай-Черкесия Республикасы — 0,18 процент», — дип хәбәр итә РИА Новости. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100