Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Covid пандемиясе дәверендә Россиядә икенче тапкыр тәүлегенә 820 үлем очрагы теркәлгән
Иң күп үлем очраклары — Мәскәүдә — 54 кеше, Санкт-Петербургта — 53, Свердловск өлкәсендә — 36.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Пандемия башланганнан бирле Россиядә икенче тапкыр Covid-19 вирусыннан үлүчеләр саны буенча антирекорд куелган. Бу юлы бер тәүлектә вафат булучылар саны — 820.
Иң күп үлем очраклары — Мәскәүдә — 54 кеше, Санкт-Петербургта — 53, Свердловск өлкәсендә — 36. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча Оператив штаб үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
Соңгы тәүлектә Россиядә Covid-19 йоктыруның 21 438 яңа очрагы ачыкланган. 16 567 кеше тулысынча савыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз