news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия галимнәре уникаль табигый антибиотик тапты

Матдә кеше һәм хайваннарның бактерияләр һәм гөмбәләр китереп чыгарган йогышлы авыруларына каршы нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 23 сентябрь,«Татар-информ»). Төмән дәүләт университеты галимнәре табигый антибиотик тапкан, ул патогеннарның даруларга тотрыклылыгыннан өстенрәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр дөньяда беренчеләрдән булып А эмерициллипсин пептидының (Emericellopsis alkalina гөмбәсеннән аерылып чыга) бактерияләрдән биопленка бетерү сәләтен арттыруын, бу антибиотикларга патогеннарның тотрыклылыгын нейтральләштерергә ярдәм итүен дәлилли.

Тикшеренү авторлары сүзләренчә, табылган матдә кеше һәм хайваннарның бактерияләр һәм гөмбәләр китереп чыгарган йогышлы авыруларына каршы нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итәчәк. Аңа бактерияләрнең MDR - һәм XDR-формалары гына түгел, патоген эукариотлар (мәсәлән, мицеллиаль гөмбәләр) каршы тора алмый.

Эмерицилипсин шешләргә һәм төрле бактериаль һәм гөмбәчек инфекцияләренә каршы көрәшергә мөмкинлек бирәчәк, өстәвенә, ул перспективалы мөстәкыйль дәвалау чарасы да, комплекслы препаратлар элементы да булып тора.

Алга таба Төмән галимнәре күзәнәкле модельле препаратның лаборатория сынауларын башларга ниятли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100