news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының үзәк дәваханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

45 ел буе сәламәтлек сагында торган Равил Хәлиевка «Кукмара муниципаль районының Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде.

Кукмара районының үзәк дәваханәсенә яңа баш табиб билгеләнде
http://kukmor-rt.ru/

(Балтач, 23 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Лилия Нургалиева). Кукмара районының үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб итеп Вадим Рәхмәтуллин билгеләнде. Аны район үзәк дәваханәсе коллективына тәкъдим итү чарасында республика Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район башлыгы Сергей Димитриевлар катнашты.

«Кукмара үзәк дәваханәсе республика хастаханәләре арасында лидерлар сафында. Коллектив, кадрлар көчле, дәваханә җитәкчесе һәрвакыт аларга таянып эшләде. Бүгенге көнгә төп максат — „Сәламәтлек“ илкүләм проектын тормышка ашыру, диспансеризацияне сыйфатлы итеп үткәрү, диспансер күзәтүләрне тиешле дәрәҗәдә алып бару. Әлбәттә, көнүзәк мәсьәләләрнең беренчесе — коронавируска каршы көрәш», диде Илдар Разин.

Ә вакцинация ясату төп инструмент булып тора. Коллектив иммунитет булдыру — бүгенге көндә зур бурыч. Яңа баш табибка район хакимияте белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә стратегик план булдырып, шуның нигезендә эшләү бурыч итеп куела. Аңа хезмәтендә уңышлар телибез, диде ул.

Әлеге очрашуда район башлыгы 45 ел буе сәламәтлек сагында торып, шуның 21 елын район үзәк дәваханәсенең баш табибы булып эшләгән Равил Хәлиевка  нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Һәм Равил Билал улына «Кукмара муниципаль районының Мактаулы гражданины» дигән исем бирелде. 

Вадим Рәхмәтуллин Сургут шәһәрендә туа. 2010 елда Евгений Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлый. Сургут шәһәрендә ординатура үтә. Хезмәт эшчәнлеген Сургутта эндоскопист буларак башлап җибәрә. Соңгы вакытта республика клиник дәваханәсенең эндоскопия бүлегендә эндоскопист булып эшләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100