Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ковид буенча кайнар линиягә татарстанлылардан 274 мең шалтырату килгән
Көн саен тәүлек буе эшли торган 122 кайнар линиягә 1 500дән артык шалтырату килә.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус мәсьәләләре буенча модернизацияләнгән кайнар линия эшли башлаганнан бирле 122 контакт-үзәккә (2020 елның ноябреннән) консультация сорап Татарстанның 273 972 кешесе мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн саен тәүлек буе эшли торган 122 кайнар линиягә 1 500дән артык шалтырату килә. Җавапны көтүнең уртача вакыты - 6 секунд. Сменада барлыгы 65 оператор консультация бирә.
Контакт-үзәккә ешрак ковид симптомнары барлыкка килгән очракта ни эшләргә кирәген, шулай ук табибны өйгә чакыртуны сорап, табибка кабул итүгә яки вакцинациягә язылырга диеп шалтыраталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз