Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидның яңа штаммнары турында кисәтте
Коронавирусның һинд штаммы башка төрләреннән куркынычрак, диде белгеч.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус инфекциясенең яңа штаммнары барлыкка килү һәм таралу дәвам итә. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Европа бюросы вәкиле сүзләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, бу уңайдан гражданнарның өстенлекле төркемнәрен прививка белән тәэмин итәргә, шулай ук СОVID-19 инфекциясе таралу юл куймау чараларын үтәргә кирәк.
Коронавирусның яңа вариацияләре таралу бөтен Европа төбәге буенча авыру йоктыручыларның яңа очраклары кинәт артуга китерергә мөмкин.
«Без кешеләрнең пандемиядән аруларын аңлыйбыз, әмма без уяу булырга тиеш, чөнки әле ул бетмәгән. Бүгенге көндә ирешелгән уңышларны кулланып, һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш», — диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Европа бюросы вәкиле.
АКШның Джордж Мейсон университетының Системалы биология мәктәбе профессоры Анча Баранова сөйләгәнчә, үпкәләрне тиз зарарлау сәбәпле, коронавирусның һинд штаммы башка төрләреннән куркынычрак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз