Республика клиник хастаханәсендә дүрт пациентны ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар

Хәзерге вакытта хастаханәдә коронавирус инфекциясе йоктырган иллегә якын пациент бар.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Республика клиник хастаханәсендә коронавирус йоктырган дүрт пациентны үпкәләрне ясалма җилләндерү — ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзерге вакытта бездә коронавирус инфекциясе йоктырган иллегә якын пациент исәпләнә, алар арасында авыр хәлдәгеләр юк. 12 кешенең хәле уртача авырлыкта, алар реанимациядә. Дүрт кеше ИВЛ-аппаратларга тоташтырылган», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Республика клиник хастаханәсендә ИВЛ-аппараты белән җиһазландырылган барлыгы 20 реанимация койкасы, моннан тыш, җитмешкә якын кислород бирү ноктасы бар.

«Госпитальдә 200гә якын кеше (табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар, дезинфекторлар) хезмәт куя. Шулай ук „чиста зона“да — штабта эшли торган команда, „пычрак зона“га (көненә 9-10 кеше) керә торган команда да бар», — дип искәрттеләр Республика клиник хастаханәсендә.

Вакытлыча оештырылган госпитальдә дәваланучы пациентларның барысы да 60 яшьтән өлкәнрәк, аларның һәркайсы диярлек башка авырулардан да интегә.