Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә ике пациентны ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар

Хастаханәдә коронавирус инфекциясе йоктырган 51 кеше дәвалана, алтысының хәле авыр, әмма тотрыклы.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә яңа төрдәге коронавирус инфекциясе йоктырган ике пациентны үпкәләрне ясалма җилләндерү - ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хастаханәдә коронавирус инфекциясе йоктырган 51 кеше дәвалана, алтысының хәле авыр, әмма тотрыклы, икесе ИВЛ-аппаратына тоташтырылган», - дип искәрттеләр республика ведомствосында.

Шунысын да искәртик: Татарстанда яңа төрдәге коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итү өчен 3049 койка әзерләнгән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан өчен тиешле норматив (2577 койка) билгеләсә дә, республикада саклык чаралары күрергә булганнар һәм койкаларны күбрәк әзерләп куйганнар.

«Татар-информ» агентлыгы Республика клиник хастаханәсендә дүрт пациентның ИВЛ-аппаратка тоташтырылуы хакында хәбәр иткән иде инде.