Дәүләт Советында КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов коронавируска тест тапшырды

КПРФның Татарстан бүлеге лидеры республика парламентының тугызынчы утырышында катнашмады.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). КПРФның төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә тест тапшырды һәм бүгенге көндә карантинда утыра. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшкәндә ул шул хакта хәбәр итте.

«Мин әлегә авыруны раслый алмыйм, тест тапшырдым», - диде ул.

Бүген депутат парламентының тугызынчы утырышында катнашмады. Әлеге утырышта ТР Хөкүмәтенең 2019 елда башкарган эшчәнлеге турында хисап тыңладылар, шулай ук коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән чикләү шартларында халыкка һәм эшкуарларга ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алыштылар. КПРФ фракциясе лидеры читтән торып катнашу өчен бер генә мәйданчыкта да булмады.

Кичә Хафиз Миргалимов Казанның Ирек мәйданында Владимир Ленин һәйкәленә чәчәк салу тантанасында катнашты, ул медицина битлеге кимәгән иде. Полиция хезмәткәрләре акцияне туктатты.