Түбән Кама мэры Айдар Метшин ике атналык өй карантинына китте

Түбән Кама мэры дистанцион рәвештә эшли, аның эш графигы үзгәрмәде.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин кыска вакытлы отпускта булган. Россиядә коронавирус таралуны профилактикалау белән бәйле рәвештә, ул карантинга киткән. Бу хакта бүген дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җиткерде, дип язды районның рәсми сайты.

«Россия кулланучылар күзәтчелеге карарын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимын кертү турында күрсәтмәсен исәпкә алып, чит илләрдән кайткан барлык кешеләр ике атналык өй карантины уза. Айдар Рәисович та хәзер өйдә — „үз-үзен изоляцияләү“ шартларында. Ул — сәламәт, анда вируслы авыру билгеләре юк», — диде ул.

Эльвира Долотказина билгеләп үткәнчә, Түбән Кама мэры дистанцион рәвештә эшли, аның эш графигы үзгәрмәде. Конференц-элемтә режимында Айдар Метшин муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендәге барлык эшлекле киңәшмәләрдә катнаша.