news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанда ковидтан «Спутник V» Россия вакцинасы теркәлде

Хәзерге вакытта илдә вирус белән зарарлану очракларының саны 86 меңнән артып киткән.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Коронавирустан «Спутник V» Россия вакцинасы Кыргызстанда рәсми рәвештә теркәлгән.

РИА Новостига бу хакта сишәмбе көнне илнең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

«Кыргызстан Республикасының Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы каршындагы дару һәм медицина эшләнмәләре департаменты тарафыннан SARS-CoV-2 Гам-КОВИД-вак вирусы китереп чыгара торган коронавирус йогышын профилактикалау өчен катнаш вектор вакцинага („Спутник V“) теркәлү таныклыгы бирелде», — дип белдергән матбугат хезмәте вәкиле.

Аның сүзләренчә, вакцинаны теркәү «якын арада коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен халыкка вакцинация үткәрергә мөмкинлек бирәчәк».

Кыргызстанда коронавирусның беренче очраклары 2020 елның март башында ачыкланган. Хәзерге вакытта вирус белән зарарлану очракларының саны 86 меңнән артып киткән. 1460 кеше үлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100