news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 213 кеше коронавирус йоктырган

23 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча пандемия башланганнан алып Татарстанда ковид йоктыруның 45 228 очрагы ачыкланган.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 213 яңа очрагы теркәлгән. Ундүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«36 кеше хастаханәгә салынган, 177 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң күп авыручылар Казан (98 кеше), Чаллы (23) һәм Түбән Кама (10) шәһәрләрендә ачыкланган. Тукай һәм Балтач районнарында сигезәр, Әгерҗедә 7, Алабуга, Зәй, Минзәләдә алтышар, Баулы һәм Бөгелмәдә бишәр, Чистай, Мамадыш, Яшел Үзән районнарында дүртәр очрак ачыкланган. Төбәкнең 28 муниципалитетында ковид йоктыручылар теркәлгән.

Шулай итеп, 23 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча пандемия башланганнан алып Татарстанда ковид йоктыруның 45 228 очрагы ачыкланган. Бу чорда 38 247 кеше (узган тәүлектә — 56 кеше) коронавирустан терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100