news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларда «омикрон»ның киң таралган симптомнары билгеле булды

Алар — хәлсезлек, баш авыртуы, тамак авырту, томау төшү, төчкерү, югары температура һәм ютәл.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Балалар коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырган очракта җиңел кичерә. Инфекция йоктыруның берничә билгесе булырга мөмкин.

Лондон көллияте профессоры Эмма Дункан сүзләренчә, тикшеренүчеләр «омикрон» штаммын йоктырган 8 яшьтән алып 12 яшькәчә балалар арасында берничә йөз очракка анализ ясаган. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, киң таралган җиде симптом ачыкланган. Алар — хәлсезлек, баш авыртуы, тамак авырту, томау төшү, төчкерү, югары температура һәм ютәл. Шул ук вакытта прививка ясаткан һәм ясатмаган балалар да авыру охшаш дәрәҗәдә булуын әйтте.

Башка белгечләр чирнең билгеләре буларак диарея һәм тимгелләр чыгуны да атады.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100