news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарында «каракорт» үрмәкүчләре очрый башлаган

Былтыйр республикада ике кешене шундый үрмәкүч тешләгән.

Татарстан урманнарында «каракорт» үрмәкүчләре очрый башлаган
pixabay.com

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). «Каракорт» гаиләсенә керә торган үрмәкүчләр акрынлап Татарстан урманнарында барлыкка килә башлады, алар шулай итеп яшәү тирәлеген төньякка таба киңәйтә. 2020 елда бу агулы бөҗәкләр республиканың ике кешесен тешләгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта сөйләгән. «Хәзер җәйге чорда безгә „каракорт“ бөҗәкләре тешләгән пациентлар мөрәҗәгать итә башлады. <…> Узган ел бездә шундый ике пациент булды», — ди токсиколог.

Аның сүзләренчә, элек «каракорт» үрмәкүчләре илнең көньяк төбәкләрендә булган. Мәсәлән, Волгоград өлкәсендә агулы үрмәкүчләрнең серкәләрен тапканнар. Хәзер исә куркыныч бөҗәкләр популяциясе төньякка — Татарстанга тарала башлаган.

«Кешеләр аларны гөмбә һәм җиләк җыя торган урыннарда ешрак очрата. Үрмәкүч шул вакытта тешли», — ди белгеч.

Алия Насыйбуллина белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100