news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны тотрыклы – 85-95 очрак

Республикада Covid-19 авыруыннан масштаблы вакцинацияләү үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны тотрыклы – 85-95 очрак
Владимир Васильев

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 белән авыручылар һәм сәламәтләнүчеләр саны мониторингы алып барыла. Covid-19 белән авыручылар саны көн саен тотрыклы — 85-95 очрак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында республика киңәшмәсендә шул хакта әйтте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хокук саклау хезмәтләренең, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, муниципаль берәмлекләр башлыкларының системалы эше санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү шартларында тотрыклылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

«Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү генә шушы бурычларны хәл итәргә һәм тотрыклы вазгыятьне тәэмин итәргә мөмкинлек бир. Бу эшне алга таба да контрольдә тотарга кирәк», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген республикада халыкны Covid-19дан масштаблы вакцинацияләү үткәрелә. Республикада 71 пункт ачылган, анда вакцинацина ясатырга мөмкин, һәм пунктлар саны артачак. 22 гыйнварга безнең 13342 вакцина дозасы бар, диде Татарстан Президенты.

Covidтан 19 9345 кеше прививка ясаткан. Ул гражданнарга вакцинациядән соң да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләрен үтәргә, шәхси саклану чараларын — битлек кияргә кирәклеген аңлату аеруча мөһим, дип искәртте.

«Вакциналар күпләп февраль аенда кайтарылачак. Җитди системалы эш кирәк булачак». Ул муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итте — урыннарда хезмәт коллективларын, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләрне, хроник авырулары булган кешеләрне барыннан да элек вакцинацияләргә кирәк булачак», — диде Президент.

Covid-19дан вакцинация түләүсез уздырыла, һәм моңа федераль бюджеттан зур акчалар тотыла. Илдә вакцинация үткәрү дәүләт башлыгы — Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның көндәлек контролендә. Масштаблы вакцинация коллектив иммунитет булдырырга, халыкны яклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100