news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Covid-пациентлар белән эшләүче медиклар өчен өстәмә акча бүлеп бирә

Стимуллаштыра торган түләүләргә акча Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан алыначак.

Россия Хөкүмәте Covid-пациентлар белән эшләүче медиклар өчен өстәмә акча бүлеп бирә

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче медицина хезмәткәрләре өчен түләүләргә резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Кабул ителгән карар проекты нигезендә, коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре, шулай ук хәрби хезмәткәрләр һәм аларга тиңләштерелгән затлар стимуллаштыра торган түләүләр алачак.

«Хөкүмәт карары: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең әлеге мәсьәлә буенча күрсәтмәсе проектын кабул итәргә», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Моннан тыш, 10 ноябрьдә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин ковид-пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә 26 млрд сум бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100