Әлмәт медицина оешмаларына «Татнефть» ярдәм итә

Шәһәрнең дәвалау учреждениеләре компаниядән 30 мең битлек, 7 мең пар перчатка, 166 Бобров аппараты, 600 чумага каршы костюм, комбинезоннар, транспортлау бокслары, бахиллалар һәм башка чыгым материаллары алган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Татнефть» республика хастаханәләренә ярдәм итүен дәвам итә. Бу хакта район газетасы яза.

Кичә узган туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов райондагы медицина яңалыклары белән таныштырды. Ул бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренең эше авыр, җаваплы икәнлеген аңлатты, диелә хәбәрдә.

Әлмәттә табибларга шәхси эшмәкәрләр дә, «Татнеть» компаниясе дә булыша. Шәһәрнең дәвалау учреждениеләре компаниядән 30 мең битлек, 7 мең пар перчатка, 166 Бобров аппараты, 600 чумага каршы костюм, комбинезоннар, транспортлау бокслары, бахиллалар һәм башка чыгым материаллары алганлыгын хәбәр итте район башлыгы.

Тимур Нагуманов медицина хезмәткәрләренә дә һәм аларның һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге тәэмин итәргә булышкан «Татнефть» компаниясенә рәхмәт белдерде.