news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог коронавирус йоктыру куркынычын киметә торган авыруны атады

Белгеч сүзләренчә, сүз авыру йоктыру ихтималын бераз гына киметү турында бара.

Иммунолог коронавирус йоктыру куркынычын киметә торган авыруны атады
pixabay.com/ru

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Аллергиядән интегүче кешеләр башка төр вируслы авыруларга, шул исәптән Covid-19 коронавирусына да азрак бирешә. Бу хакта Аллергология һәм клиник иммунология институты аллергологы һәм иммунологы Алла Рыжихка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Гомумән алганда, аллергиклар вируслы авырулар белән сирәк авырый. Чөнки аларда реагин фоны югары, ягъни Е (IgE) иммуноглобулиннары күп була», — диде белгеч.

Шул ук вакытта, Алла Рыжих сүзләренчә, аллергикларның коронавирус белән авырмаячакларына да бернинди гарантия юк. Иң яхшы очракта, «кечкенә генә бонус» турында сүз барырга мөмкин.

Аллергия нәтиҗәләрен Covid-19 билгеләреннән аерыр өчен һичшиксез табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде иммунолог.

Моннан тыш, салкын һава аллергия күренешләрен кискенләштерергә мөмкин, диде табиб. Көзге чорда күгәрек гөмбәсе һәм тузан талпаннары кебек аллергеннар гадәти хәл, дип өстәде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100