news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ольга Павлова спорт тренерларына коронавирустан прививка ясарга тәкъдим итте

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога мөрәҗәгать юллады.

 Ольга Павлова спорт тренерларына коронавирустан прививка ясарга тәкъдим итте
РФ Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова матбугат хезмәте

(Казан, 22 сентября, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Ольга Павлова укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре белән беррәттән спорт тренерларына коронавирустан прививка ясарга тәкъдим итте. Россия Синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, парламентарий Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменә мөрәҗәгать юллады.

«Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең мөһим һәм төп ысулларның берсе - риск төркеменә кергән кешеләрне вакцинаяләү. Беренче чиратта, Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинацияләү буенча өстенлекле төркемгә кешеләр белән күп аралаша торган мәгариф оешмалары һәм медицина хезмәткәрләре керде.

Бу категориягә спорт тренерларын да кертергә тәкъдим итәм, алар да күпсанлы спортчылар, шул исәптә төрле яшьтәге балалар белән тренировкалар үткәрә. Бу категорияне коронавирустан вакцинацияләү буенча өстенлекле төркемгә кертү мәсьәләсен карауны сорыйм», диелгән парламентарий хатында.

11 августта Россия дөньяда беренче булып коронавирустан дәвалаучы препаратны теркәде. Гамалея үзәге белгечләре «Спутник V» вакцинасын булдырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100