Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында яшәүчеләр мобиль поликлиникада тикшеренә ала

Мобиль поликлиникаларда авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм программаларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

(Минзәлә, 22 июль, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Флүрә Мусина). Бу көннәрдә күчмә мобиль поликлиника Минзәлә районы Тауасты Байлар авыл җирлегенә дә килде. Бу — авыл җирендә яшәүче халыкка медицина тикшерелүе үтәргә мөмкинлекләр булдыру максатыннан оештырылган проект.

Мобиль поликлиникаларда авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм программаларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган график буенча үткәрелә.

«Мобиль поликлиника Тауасты Байлар авылында өч көн, 21-23 июль көннәрендә булачак. Биредә кардиолог, гинеколог, эндокринолог, офтальмолог, невролог кабул итәчәк, УЗИ үтәргә мөмкин», — диде авыл фельдшеры Альбина Галимҗанова.