news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 32 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 263700 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Алар чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Чаллы шәһәрендә коронавирус йоктыруның 7 очрагы ачыкланган, Нурлат һәм Спас районнарында өчәр кеше вирус йоктырган. Лаеш районында ике очрак, Түбән Кама, Питрәч һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Республикада статистика алып барыла башлаганнан алып, «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20670 тапкыр куелган. Татарстанда 17 670 кеше (узган тәүлектә — 25 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 263700 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 183400 кеше вакцинаның ике дозасын да алган, ә бер көндә 3462 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100