news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан ир-ат һәм хатын-кыз үлгән

Республикада пандемия башланган алып коронавирустан 511 кеше үлгән.

 (Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булган.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

1941 елда туган ир-ат һәм 1969 елда туган хатын-кыз коронавирустан үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, 9 июньгә булган мәгълүмат буенча, Татарстанда коронавирустан 511 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100