news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан Россиядә җитештерелгән вакциналарның нәтиҗәлелеген бәяләделәр

Шул ук вакытта дөньяда вирустан 100 процент сакларлык бер генә вакцина да юк, дип ачыклык кертте белгеч.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). COVID-19 инфекциясеннән Россиядә җитештерелгән өч вакцина да үз нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын исбатлады, хәзер прививка ясау вакыты. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгеч, Терапия һәм профилактика медицинасы илкүләм медицина тикшеренү үзәге директоры Оксана Драпкина хәбәр итте.

«Өч вакцина үз нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын төгәл исбатлады. Хәзер начарланган эпидемия вазгыяте инде күптән прививка ясатып куярга кирәк булуын исбатлый. Хәзер үк барып прививка ясатырга кирәк», — диде Драпкина стопкоронавирус.рф порталына биргән интервьюсында.   

Аның сүзләренчә, кичерелгән коронавирустан сәламәтлек какшау куркынычы вакцинага карата реакцияләргә караганда күпкә куркынычрак.

Шул ук вакытта дөньяда вирустан 100 процент сакларлык бер генә вакцина да юк, дип ачыклык кертте Драпкина. Әмма кеше авырса да, инфекцияне җиңел формада кичерәчәк, дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100