Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда йорт ишегалларында коронавирустан прививка ясый башладылар
Республикада #привейсяУдома акциясе башланды.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанда беренче тапкыр Казан шәһәренең 16нчы хастаханәсе поликлиникасы хезмәт күрсәтү территориясенә керә торган йортларның ишегалларында Covid-19 коронавирусыннан вакцинация башлады.
«Безгә беркетелгән 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларга прививка ясату өчен поликлиникага барып җитү авыр булуын белдек. Моннан тыш, безнең күп кенә әбиләр һәм бабайлар үзләре генә поликлиникага барырга курка», — дип аңлаттылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Медицина оешмасы администрациясе иң ерак участокны сайлап алган (Декабристлар ур., 85 йорт). Шулай итеп, Татарстанда #привейсяУдома акциясе башланды.
Йортта яшәүчеләр янына ашыгыч ярдәм машинасында прививка ясау бригадасы килде, анда участок табиб-терапевты һәм шәфкать туташы бар.
«Прививка бригадасының сезнең ишегалдына кайчан килүен, үзегезнең поликлиника бүлекчәсенә шалтыратып белергә була. Шунысы игътибарга лаек, вакцинация үткәрү өчен һәр ишегалдына үз участок табибы чыга. Участок табибына ышаныч бар, прививка белән параллель рәвештә сәламәтлек турында башка сорауларны да бирергә мөмкин», — диделәр хастаханәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз