Уфада иң яхшы ашыгыч ярдәм хезмәткәрен сайладылар

Һөнәргә тугрылык номинациясендә 38 ел ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып эшләгән Наилә Тәхаветдинова билгеләп үтелде.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Уфада һөнәри «2021 елның иң яхшы ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм фельдшеры» бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Бәйге Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, республиканың шәфкать туташлары ассоциациясе һәм Республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан һәр елны үткәрелә.

Быел бәйгедә 1297 кеше катнашты. Финалга 30 җиңүче чыкты.

Республиканың ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм һәлакәтләр медицина үзәге фельдшеры Тимур Юнысов ашыгыч ярдәм күрсәтүдә иң яхшы хезмәткәр дип танылды. Конкурста икенче урынны Белорет хастаханәсеннән Юрий Первухин һем Бәләбәй хастаханәсеннән Олеся Бусарова алды. Өченче урынны Белорет хастаханәсеннән Галина Сафонова, Октябрьский шәһәренең 1нче номерлы хастаханәсеннән Илмира Ибраһимова һәм Бәләбәй хастаханәсеннән Анастасия Сергеева бүлеште.

Һөнәргә тугрылык номинациясендә 38 ел ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып эшләгән Наилә Тәхаветдинова билгеләп үтелде.