Татарстанлылар йорт хайваннарының коронавирус йоктырганмы-юкмы икәнен тикшерә ала

Моның өчен Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге тарафыннан әзерләнгән тест-системалар кулланылачак.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татар төбәкара ветеринария лабораториясе хәбәр иткәнчә, йорт хайваннарының яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырганмы-юкмы икәнлеген тикшерү мөмкинлеге бар.

«Йорт хайваннары асраучыларның мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, хайваннардан алынган биологик материал пробаларына яңа коронавирус инфекциясен ачыклау максатыннан диагностик тикшеренү мөмкинлеге турында хәбәр итәбез», - диелә хәбәрдә.

Моның өчен Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге тарафыннан әзерләнгән тест-системалар кулланылачак. Инфекция йоктырган кешенең йорт хайваны белән тыгыз контактка керүе тестлаштыру өчен нигез булырга мөмкин. Моннан тыш, респиратор авыруларның клиник билгеләре (борыннан агу, йөткерү, косу, ашказаны-эчәк авыруы һ.б.) күренгән хайваннарны да тикшерергә киңәш ителә.

Татарстанда хайваннарны тестлаштыру турында карар ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе яки аның хуҗасы тарафыннан әлеге ведомствоның дәүләт ветеринария табибы белән киңәшкәннән соң кабул ителә.

Йорт хайваныннан үрнәкләр алу өчен ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә яки ТР буенча Россельхознадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процедура түләүле.